Мәхәббәтнең яше булмый

Категория: көе сүзләре

Мәхәббәтнең яше булмый
Өлкәннәрнең йөрәкләре
күптән сүрелгән диләр
Яшьлекләре үтеп киткән,
ялкыны сүнгән диләр.

Мәхәббәтнең яше булмый
Кайчан килә белмисең
Сонлап килгән сөюне дә
Яратып иркәлисең

Ялгыз җаннар парлашалар
Сөю мәхәббәт булгач
Тормышның да бар юлыннан
Ялгыз атлап арыгач.

Мәхәббәтнең яше булмый
Була ап ак картлыгы
Картлыкта да насыйп итсен
Саф сөюнең шатлыгы

Пар аккошлар кебек кенә
Йөзеп тормыш елгасын
Бер береңә эх яратып
Рәхматләр әйтү язсын

Сөю килә оныта да
Сорамый икән яшен
Сафлап кадерләп яшәгез
Хисләрен мәхәббәтнең

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1.5 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »