Шараным

Эй көмеш сулы чишмәләр
Иң матур урман безнең якта
Йөрәк җырларыңны кушып җырлыйм
Шараным синең хакта!
Шараным син минем туган илем
Йортым, гаиләм дусларым синдә!
Тырыш уңган халкың белән бергә
Мин дә яшимен бу җирдә!

Шаран, Шаран туган җирем Шаран!
Гомерлеккә мин синдә калам!

Исемеңдә Шаран уранашканда
Шаран елгасының буенда
Әллә шуңа да матурсың икән
Утыргансың урман куеннында

Шаран, Шаран туган җирем Шаран!
Гомерлеккә мин синдә калам!

Балаларың китеп таралдылар
Тик мин генә читкә китмәдем
Минем белән үттең гомереңне
Син дә мине читкә типмәдең

Шаран, Шаран туган җирем Шаран!
Гомерлеккә мин синдә калам!

Урманыңда кошлар оя корыр өчен
Кошлар кайта канат кагынып
Минем дә бит эчәр суым барда
Ашыгып кайтам сине сагынып

Шаран, Шаран туган җирем Шаран!
Гомерлеккә мин синдә калам!

Шараным син озак яшә әле
Мин дә яшәрмен сине сөеп
Туган йорт нигезең балаларың
Беркайчан да ташламас диеп

Шаран, Шаран туган җирем Шаран!
Гомерлеккә мин синдә калам!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4.3 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »