Исмәгез җилләр!

Исмәгез җилләр!
Әле улый әле елый
мартның әче җилләре.
Һичкенәдә тынып тормый
Кар буранның көйләре

Исмәгез җилләр исмәгез
Өшетмәгез тимәгез.
Үзегезгә тиң түгелне
иш итмәгез сөймәгез.

Айга карап айлар булып
Булмый икән булмагач
Ни дисәң дә ни дисәң дә
Яратмас яратмагач.

Исмәгез җилләр исмәгез
Өшетмәгез тимәгез.
Үзегезгә тиң түгелне
иш итмәгез сөймәгез.

Сөймәстәйгә сөйкәлмә дә
Сер бирмә дә сөймә дә.
Насыйбы табалыр әле
Яраттырам димә дә!

Исмәгез җилләр исмәгез
Өшетмәгез тимәгез.
Үзегезгә тиң түгелне
Иш итмәгез сөймәгез.

Март җилләре усал була
Кышның китәсе килми.
Җавапсыз сөю дә шулай
Өшетми генә үтми

Исмәгез җилләр исмәгез
Өшетмәгез тимәгез
үзегезгә тиң түгелне
иш итмәгез сөймәгез

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »