Тагын җиргә ап-ак карлар яуган
кабат сине искә төшереп.
Бөтерелеп яуган кар бөртеге.
Кулларымда тордым эретеп.
Күбәләктәй ап-ак карлар ява,
уйный җирдә карлар бураны.
җан сөелеп сине саг(ы)нуымны
бураннарым инде тыңлады
Ап-ак күлмәк кигән кебек кышлар
хәтерләнеп сине бүген дә
тына белми хисләр туңа күңел
буран уйный гашыйк күңелдә
Күбәләктәй ап-ак карлар ява
уйный җирдә карлар бураны.
җан сөелеп сине саг(ы)нуымны
бураннарым инде тыңлады
Ява карлар, ява басылмады
басылмады хисләр бураны
Күңелләрем сине уйлады да
сагынудан йөрәк туймады
Күбәләктәй ап-ак карлар ява
уйный җирдә карлар бураны.
җан сөелеп сине саг(ы)нуымны
бураннарым инде тыңлады