/«Соңгы хат» пьесасыннан/
Чыгасың да Идел ярларына,
Сөяләсең бөдрә талларына.
Чал Иделнең тәңкә дулкыннары
Тәгәрәп килә синең алларыңа.
Траля-ля-ля…
Дулкын-дулкын йөрәк хисләремне
Сибәр идем синең алларыңа.
Чыгасың да урман аланына,
Сокланасың шомырт, баланына.
Кошлар моңына күмелеп шаулый урман.
Яфракларын коя алларыңа.
Траля-ля-ля…
Яфрак түгел, йөрәк хисләремне
Сибәр идем йөргән юлларыңа.
Бу җыр Хәдичә Гыйниятова репертуарында бар
«
»