Яшьлек хатирәсе

Категория: көе һәм сүзләре

Яшьлекнең язлары,
Онытылмас назлары
Йөрәкләргә бетмәс моң сала.
Иң татлы хыяллар,
Онытылмый ул ярлар
Күңелләрдә мәңге саклана.

Уртак иде уй-хисләр,
Яндагы дус-ишләр
Терәк булды гомер таңында.
Шул бәхетле чаклар
Бергә яккан учаклар
Хәтердә яңара тагын да.

Вакытлар тиз үтә,
Гомер йомгагын да сүтә,
Якынлаша гомер көзләре.
Онытылмый бит һич тә,
Кайда булсам да истә
Яшьлегемнең тәүге эзләре.

Голосов пока нет
« »