Уйна, гармуным

Категория: көе һәм сүзләре

Күңелемә моңнар тулганда,
Сагыш-моңнан күңел сызганда.
Яшьлек урамнарын узамын,
Янә гармунымны сузамын.

Уйна әле, уйна, гармуным,
Тарат йөрәгемнең бар моңын.
Туганнарым, якын дусларым,
Бүләк булсын сезгә бу җырым.

Гармун моңы һаман күңелдә,
Ташып чыга йөрәк түреннән.
Яшьлек хатирәсен яңартып,
Сагыш-моңнарымны таратып.

Уйна әле, уйна, гармуным,
Тарат йөрәгемнең бар моңын.
Туганнарым, якын дусларым,
Бүләк булсын сезгә бу җырым.

Халкыбызның моңлы җырлары,
Онытылмас яшьлек еллары.
Яшәр өчен бетмәс көч бирә,
Сүнмәс өмет салып күңелгә.

Уйна әле, уйна, гармуным,
Тарат йөрәгемнең бар моңын.
Туганнарым, якын дусларым,
Бүләк булсын сезгә бу җырым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
« »