Сөн буенда бер куенда
Туган авылым Теләүле.
Дөнья буйлап, сине уйлап
Йөргән балаң бар әле.
Җир йөзендә авыллар күп,
Тик син генә бер әле.
Туган авылым Теләүле,
Миңа бәхет тел(ә) әле.
Әби-бабамнардан калган
Тылсымың бармы синең.
Чирәмеңдә йөресәм дә
Күңелем тула минем.
Бу дөньяда авыллар күп,
Тик син генә бер әле.
Авылкаем Теләүле,
Миңа бәхет тел(ә) әле.
Ташкүл урманнарын иңләп
Урап үтәргә иде.
Озын кулның суын эчеп
Озак яшәргә иде.
Бу дөньяда авыллар күп,
Тик син генә бер әле.
Туган авылым Теләүле,
Миңа бәхет тел(ә) әле.
Бүген тагын сине сагынып,
Кайттым туган якларга.
Исәнмесез, күршеләрем,
Мәрхәмәтле картларым!
Бу дөньяда авыллар күп,
Тик син генә бер әле.
Туган авылым Теләүле,
Миңа бәхет тел(ә) әле.