Добавлено Ильнур в СР, 30/03/2022 - 14:21
Бир кулыңны, бергә үтик,
Озын гомер юлларын.
Бер-беребезгә багышлап
Саф мәхәббәт җырларын.
Кавыштырды җырлы дөнья,
Җырларымда син генә.
Җырлый-җырлый, җырлый-җырлый
Яратам сине генә.
Елмаеп, көлеп яктыртсак,
Болытлы көннәрне дә.
Сөю йолдызы нур сибәр
Караңгы төннәргә дә.
Кавыштырды җырлы дөнья,
Җырларымда син генә.
Җырлый-җырлый, җырлый-җырлый
Яратам сине генә.
Бир кулыңны, бергә үтик,
Матур гомер юлларын.
Назлы җырлар тибрәндерсен
Күңелебез кылларын.
Кавыштырды җырлы дөнья,
Җырларымда син генә.
Җырлый-җырлый, җырлый-җырлый
Яратам сине генә.