Килен-кияү җыры

Төскә булган, эштә уңган,
Заманнан арттан калмыйм.
Иргә ярап була ла ул
Каенана кырын карый.

Каенана-килен бер йортта
Уйный кайчак бураннар.
Аңласа аңлар хәлемне
Каенанасы булганнар.

Хатын-кыз кәефе көнгә
Мең төрлегә төрләнә.
Чыгырдан чыгар чаклар бар
Сабырлык бир ирләргә.

Бер суз әйтер хәлләрем юк
Чынлап түгел, уйнап та.
«Нихәл кияү?» дигән булып,
Теща килә кунакка.

Минем әнигә ни булган?
Ул бит килә дә китә.
Килгән чакта сабыр бетә
Китүен көтә-көтә.

Мин дә каенана теленә
Түзәмен сабыр гына.
Ул бит көн дә килеп йөрми,
Тик ята авылында.

Чынга алмагыз бу җырны
Шаярдык, көддек кенә.
Яшибез без әниләрнең
Кадерен белеп кенә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »