Әнием (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Көзгегә карап куям да
Сине күргәндәй булам.
Мин бит синең алмагачтан
Ерак төшмәгән алмаң.

Әнием, әнием, әнкәй күз нурым,
Сиңа тик, сиңа тик багышлыйм җырым.
Һәрчакта назларың белән җылытып,
Яшә син, кадерлем, кояштай балкып.

Сандугач талларга кунып,
Балаларына сайрый.
Син булганда яннарымда,
Минем күңел дә җырлый.

Әнием, әнием, әнкәй күз нурым,
Сиңа тик, сиңа тик багышлыйм җырым.
Һәрчакта назларың белән җылытып,
Яшә син, кадерлем, кояштай балкып.

Кадерләп, назлап үстергән
Гөлләрең чәчәк аткан.
Тормышым гөлдәй булганга,
Рәхмәт җиткерәм җырдан.

Әнием, әнием, әнкәй күз нурым,
Сиңа тик, сиңа тик багышлыйм җырым.
Һәрчакта назларың белән җылытып,
Яшә син, кадерлем, кояштай балкып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »