Сынмасыннар парлы канатлар

Бересен-берсе кочкан ак каеннар,
Сыенганнар горур наратлар.
Кичкән чакта тормыш дәрьяларын,
Сынмасыннар парлы канаттар.

Ялгыз калса сула матур гөл дә,
Ямансулый кырда үләннәр.
Юкка гынамы ни Таһир-Зөһрә
Оҗмах җибен бергә үргәннәр.

Сандугач та моңлы җырын суза,
Илһамлана кунса тирәккә.
Кешеләр бит яши бу дөньяда
Бересе өчен берсе кирәккә.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »