Гомер ике килми

Гомер ике килми, беребез дә белми
Кайчан өзеләсен гомернең.
Ул бит мизгел генә, яшик гади генә
Бүгенгенең белеп кадерен.

Эреләнеп йөрмә, соңга кала күрмә
Кадерләргә газиз кешеңне.
Бүген ярат, ярат… Сагышларын тарат
Бүген бир син барлык җылыңны.

Уфтанмыйча гына, зарланмыйча гына
Яшик әле мизгел — гомерне.
Үкенмәслек булсын, якты эзең калсын
Нурга күм син һәрбер көнеңне.

Эреләнеп йөрмә, соңга кала күрмә
Кадерләргә газиз кешеңне.
Бүген ярат, ярат… Сагышларын тарат
Бүген бир син барлык җылыңны.

Гомер ике килми, беребез дә белми
Кемгә күпме гомер бирелгән.
Бүген яшә, яшьнә…Иртәгәсе көндә
Ниләр булачагын кем белгән…

Эреләнеп йөрмә, соңга кала күрмә
Кадерләргә газиз кешеңне.
Бүген ярат, ярат… Сагышларын тарат
Бүген бир син барлык җылыңны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »