Кешене иленнән, йортыннан аерып,
Йөрткән күп юллар бар, җилләр бар.
Хәтердән җуелып, йөрәктән уелып.
Онытылып калган күп җирләр бар.
Ә сине, ә сине, ә сине, туган як,
Бар микән сагынмый торган чак?!
Күрдем мин гомремдә күңелле якларны,
Яраткан җырларын ятладым.
Белмимен, никтер мин, бер киткәч, шул якка
Яңадан әйләнеп кайтмадым.
Тик сине, тик сине, тик сине, туган як,
Күклемдә һәрвакыт сакладым.
Анда да, тормышны гөл итеп бизәргә,
Хуш исле чәчәкләр аттылар.
Хезмәттә сусасаң, суларын эчәргә
Шифалы чишмәләр актылар.
Тик сиңа, тик сиңа, тик сиңа, туган як,
Иң кайнар хисләрем тарттылар.
Шул икән иң изге бу туган туфракка
Мәңгелек мәхәббәт ялкыны.
Шул икән көйдерә еракта торганда
Иң көчле сагыну аркылы.
Шуңадыр, шуңадыр, шуңадыр, ахрысы.
Йөрәгем һәрвакыт ярсулы!