Гомер (алтынчы вариант)

Категория: көе сүзләре

Яна-яна кәми барган шәмдәй
Көннән-көнгә гомер кыскара.
Туым белән үлем бер туганнар —
Җилеп кенә үтәр бу ара.

Бу араны били гомеребез,
Ә гомерне бизи гамәлләр.
Изгелектән калыр якты нурлар,
Яктылыкны сөйсен адәмнәр.

Туым белән үлем арасында
Безнең гомер бары бер адым.
Якшылыкка арный алсак иде
Гомер елларының бер азын.

Бу араны били гомеребез,
Ә гомерне бизи гамәлләр.
Изгелектән калыр якты нурлар,
Яктылыкны сөйсен адәмнәр.

Аңлый алсак иде асылларын
Юртып ҡына узган гомернең.
Изгелекләр калыр һәр кешенән
Якты уйда булса күңеле.

Бу араны били гомеребез,
Ә гомерне бизи гамәлләр.
Изгелектән калыр якты нурлар,
Яктылыкны сөйсен адәмнәр.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »