Үкенеч…

Китә дуслар, китә,
Китә берәм — берәм,
Әллә сөйләшкәннәр мәлләрен!?
Мына тагын бер аз соңлаганмын …
Белә алмый калдым хәлләрен.

Үкенечләр өтә йөрәгемне,
Үткәннәрнең янган күпере.
Белмибез шул, белмибез
Сират күперләрен
Кемнең кайчан килеп үтәрен.

Йөгереп тә үтә гомеркәйләр,
Җайлатырга юктыр чарасы.
Язмыш йомгакларын сүтә-сүтә
Алга атлый адәм баласы.

Үкенечләр өтә йөрәгемне,
Үткәннәрнең янган күпере.
Белмибез шул, белмибез
Сират күперләрен
Кемнең кайчан килеп үтәрен.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »