Яшисе бар, сакла үзеңне, дисең.
Теләкләрең, синең, хак сымак.
Ләкин мин бит бөтен гомерем буе
Бәйгеләрдә чапкан ат сымак.
Дөнья бездән генә калмаган ул,
Килер бер чак үлем — ят кунак.
Аусам иде шул чак, бәйгеләрдә
Йөрәге ярылып ауган ат сымак.
Бу җыр Мәгафүр Хисмәтуллин репертуарында бар
Добавлено Almaz в ЧТ, 21/04/2022 - 12:45
«
»