Киттең калдырып

Киттең, иркәм, хушлашмый да
Кар-буранда калдырып.
Яшимен шуңа сагышланып,
Йөрәгемне яндырып.

Сизә күңел кабаттан сиңа
Юлны табып булмасын.
Мин шул хәзер инде гомерлеккә
Кар-бураннар юлдашы.

Кире сине кайтарырга
Килмәстер шул көчемнән.
Инде күптән бер үзем ялгызым
Кар-буранда күшегәм.

Сизә күңел кабаттан сиңа
Юлны табып булмасын.
Мин шул хәзер инде гомерлеккә
Кар-бураннар юлдашы.

Күңелемнән…
Күңелемнән һаман да әле
Көтәм сине сагынып.
Киттең, иркәм, хушлашмый да
Кар-буранда калдырып.

Сизә күңел кабаттан сиңа
Юлны табып булмасын.
Мин шул хәзер инде гомерлеккә
Кар-бураннар юлдашы.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »