Син генә юк янымда (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Сагышымдай саркып ага,
Серле чишмә янымда (алдымда).
Син генә юк,
Син генә юк,
Син генә юк янымда.

Таңны мактап сайрый кошлар
Тирбәлешеп талларда.
Син генә юк,
Син генә юк,
Син генә юк янымда.

Хисләремде сөйләр өчен
Шаулы урман бар мында…
Син генә юк,
Син генә юк,
Син генә юк янымда.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »