Кайдан килгән сиңа,
Кайдан килгән
Бу чаклы да яман саранлык?
Җанкаемны фида кылганда да,
Йөрәгеңне яулар, йөрәгеңне яулар,
Йөрәгеңне яулар чарам юк.
Күңелемә кырау була алмас,
Карашларың өргән салкынлык.
Син сөймәскә мине иреклесең,
Сөйдермәскә исә, сөйдермәскә исә,
Сөйдермәскә исә хакым юк.
Яздырсаңда соңғы өметемнән,
Ачуым юк сиңа, үсем юк.
Гомер буе көтер түземем бар,
Онытырга сине, онытырга сине,
Онытырга сине көчем юк…
Бу җыр Вахит Хызыров репертуарында бар
Добавлено Almaz в ЧТ, 21/04/2022 - 13:22
«
»