Ялгыз түгел, парлы түгел

Категория: көе сүзләре

Әй, син, язмышым, минем алдымда
Нинди сынаулар куярсың тагын?
Күңел түрендә ниләр ятканын
Ничек итепләр аңлатыйм, җаным?

Ялгыз да түгел, парлы да түгел,
Хисләр булса да, мәхәббәт түгел.
Юллар бер булса да, уйлар аерылса да,
Атларбызмыни шулай икәү гел.

Әйтсәм, сүзләрем сөйләргә җитмәс,
Йөрәк түрендә сагышым бетмәс.
Шушы халәтем моң чишмәседәй
Миннән ул китмәс, җанымнан китмәс.

Ялгыз да түгел, парлы да түгел,
Хисләр булса да, мәхәббәт түгел.
Юллар бер булса да, уйлар аерылса да,
Атларбызмыни шулай икәү гел.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »