Әтиләргә

Әтиләргә күп тә кирәк түгел,
Балалары булса әдәпле.
Каян белер идем, әти бәгырем,
Өйрәтмәсәң андый гадәтне.

Әти кебек әти була алсак,
Бурычыбыз җирдә үтәлер.
Әти дигән зур исемне аклап,
Безнең уллар безне күтәрер.

Әтиләргә күп тә кирәк түгел,
Балалары булса һөнәрле.
Белеп алдым синең. әти бәгырем,
Һөнәрлеләр үлмәс дигәнне.

Әти кебек әти була алсак,
Бурычыбыз җирдә үтәлер.
Әти дигән зур исемне аклап,
Безнең уллар безне күтәрер.

Әтиләргә күп тә кирәк түгел,
Балаларын кеше яратса.
Игелекне күреп бездән, әти бәгырем,
Исемеңне синең яңгыратсак.

Әти кебек әти була алсак,
Бурычыбыз җирдә үтәлер.
Әти дигән зур исемне аклап,
Безнең уллар безне күтәрер.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »