Тимә син, әй, язмыш

Очрашу, табышу, кавышу…
Кешеләр сөюсез тора алмый.
Тик язмыш вәгъдәле парларны
Аера, беркемнән сорамый.

Очрашу, табышу, кавышу…
Яшьлекнең иң матур мизгеле.
Тимә син парларга, әй, язмыш!
Телә син аларга изгелек.

Сөюләр, янулар, көюләр
Еракта яшьлектә калалар.
Хәтерне яңартып галәмдә
Бары тик йолдызлар яналар.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »