Добавлено Ильнур в СБ, 21/05/2022 - 12:40
Кунасың да моңланасың,
Сандугачым, талларга.
Кемне шулчак юксынасың
Көн дә алсу таңнарда?
Эй, сандугач, әйтче серең,
Кем өчен өзелүең?
Бәлки, мин дә, җырлый-җырлый,
Юатырмын күңелең.
Сандугачым тапты ярын,
Сабыр булгач йөрәге.
Мин сандугач түгел, бәлки,
Син бит күңелем терәге.
Эй, сандугач, әйтче серең,
Кем өчен өзелүең?
Бәлки, мин дә, җырлый-җырлый,
Юатырмын күңелең.
Сагынуымны басар өчен,
Мин дә киләм талларга.
Таллар елый, ә мин җырлыйм
Сандугачтай таңнарда.
Эй, сандугач, әйтче серең,
Кем өчен өзелүең?
Бәлки, мин дә, җырлый-җырлый,
Юатырмын күңелең.