Арада кыш

Категория: көе һәм сүзләре

Нигә суык икән җилләр?
Язлар җиткәч, тынармы?
Сине сагынган, саргайган
Йөрәккәем инде чыдармы?

Хыялдан шашкан сөю
Яз саен бөреләнә.
Көтеп, өмет өзелгәч,
Сагыштан өзгәләнә.

Тагын менә көзләр килде,
Юк синнән бернинди хәбәр.
Уртада безнең салкын кыш
Ята инде язга кадәр.

Хыялдан шашкан сөю
Яз саен бөреләнә.
Көтеп, өмет өзелгәч,
Сагыштан өзгәләнә.

Нидер күңелем сизенеп,
Әллә кайларга ашкынды…
Барыбер язмышым юлында
Көтәм синең кайтканны.

Хыялдан шашкан сөю
Яз саен бөреләнә.
Көтеп, өмет өзелгәч,
Сагыштан өзгәләнә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (2 голоса)
« »