Әни, җаным!

Категория: Авторлары

Җәйләр җиткәч, тау битендә
Җир җиләкләре пешә.
Татлы җиләкләрне күрсәм,
Әнкәем искә төшә.
Өсләрендә зәңгәр күлмәк,
Яулыкның япкан агын.
Кайда калды икән, әни,
Шул җиләк кебек чагың!

Тар сукмактан тау битенә
Җырлый-җырлый менәсең.
Борылып елмайган килеш
Төшләремә керәсең.
Өсләрендә зәңгәр күлмәк,
Яулыкның япкан агын.
Эх, кайтарып булса икән
Шул җиләк кебек чагың!

Җир җиләкләрен күргәч тә,
Әнкәем искә төшә.
Тау битендә һәр ел саен
Кызарып җиләк пешә.
Өсләрендә зәңгәр күлмәк,
Япкан яулыкның агын.
Төшләргә генә булса да
Кер әле, әни-җаным!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар « »