Булсын җирдә тынычлык!

Һәрвакыт әнкәй булсын дип
Җырлап үсәбез.
Иминлекнең, тынычлыкның
Кадерен беләбез!

Һәрвакыт булсын әнкәй,
Һәрвакыт булсын әткәй.
Кояш күкнең йөзендә,
Тынычлык һәрбер җирдә!
Һәр калада, авылда,
Һәр урамда, һәр өйдә.
Урын юк сугышларга,
Тынычлык булсын җирдә!!!

Җирдә булсын әткәй-әнкәй
Һәм дә булыйк без.
Дус, тату, имин яшәсен
Безнең гәиләбез!

Һәрвакыт булсын әнкәй,
Һәрвакыт булсын әткәй.
Кояш күкнең йөзендә,
Тынычлык һәрбер җирдә!
Һәр калада, авылда,
Һәр урамда, һәр өйдә.
Урын юк сугышларга,
Тынычлык булсын җирдә!!!

Бәхетле илнең нигезе —
Бәхетле гаилә.
Тынычлык дип, җир шары да
Җырлап әйләнә!

Һәрвакыт булсын әнкәй,
Һәрвакыт булсын әткәй.
Кояш күкнең йөзендә,
Тынычлык һәрбер җирдә!
Һәр калада, авылда,
Һәр урамда, һәр өйдә.
Урын юк сугышларга,
Тынычлык булсын җирдә!!!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »