Бие дустым

Категория: көе һәм сүзләре

Күңелләрне күтәрердәй,
идәннәре селкенердәй
Бие дустым берне бас
Каефләрне җиткерердәй,
күңелләрне күтәрердәй.
Берне бас һәм ике бас.

Бас бас бас бас биюдән беркем туймас
җилкендереп биюләрсез, өздерепләр биюләрсез.
Бәйрамнәр бәйрам булмас.
Бас бас бас бас биюдән беркем туймас
җилкендереп биюләрсез, өздерепләр биюләрсез.
Бәйрамнәр бәйрам булмас.

Киленнәр өздереп бассыннар
кияүләр күреп янсыннар
бие дустым берне бас.
Бар дөнья хайран калсын ла
биеп дәрт дәрман алсыннар.
берне бас һәм ике бас

Бас бас бас бас биюдән беркем туймас
җилкендереп биюләрсез, өздерепләр биюләрсез.
Бәйрамнәр бәйрам булмас.
Бас бас бас бас биюдән беркем туймас
җилкендереп биюләрсез, өздерепләр биюләрсез.
Бәйрамнәр бәйрам булмас.

Кызмас канны кыздырып ла.
Барсыннан да уздырып ла
Бие дустым берне бас.
Җырлыйк әле сыздырып ла,
яшик әле уздырып ла
Берне бас һәм ике бас.

Бас бас бас бас биюдән беркем туймас
җилкендереп биюләрсез, өздерепләр биюләрсез.
Бәйрамнәр бәйрам булмас.
Бас бас бас бас биюдән беркем туймас
җилкендереп биюләрсез, өздерепләр биюләрсез.
Бәйрамнәр бәйрам булмас.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »