
Җырлардан үрәм
Сиңа барыр юлларымны,
Ник ашкынам икән сиңа болай?
Йолдызлар яна
Синең алсу йөзләреңдә —
Гомерем буе сине сөям.
Ишет әле йөрәгемнән
Сиңа гашыйк булган көннән,
Кылларында нинди моңнар барын.
Янсын дөрләп безнең учак,
Бүләк итәм кочак-кочак,
Сөюемнең көчле ялкыннарын.
Төннәрем якты,
Йолдызларым кояш төсле,
Таңнарымда сайрый моңлы тургай.
Тәүге күрсәм дә,
Карашларың шундый таныш —
Гомерем буе сине сөям.
Ишет әле йөрәгемнән
Сиңа гашыйк булган көннән,
Кылларында нинди моңнар барын.
Янсын дөрләп безнең учак,
Бүләк итәм кочак-кочак,
Сөюемнең көчле ялкыннарын.
Йөзеңнән күрәм,
Бит очларың балкып тора,
Карашыңа тулган тылсымлы ай.
Гөлләргә күмәм,
Күмәм синең юлларыңны —
Гомерем буе сине сөям.
Ишет әле йөрәгемнән
Сиңа гашыйк булган көннән,
Кылларында нинди моңнар барын.
Янсын дөрләп безнең учак,
Бүләк итәм кочак-кочак,
Сөюемнең көчле ялкыннарын.