Нәкъ менә бүген!

Ничек матур якты дөнья
яшик гөл булып.
Без җыясы ризык торсын.
Өстәлләр тулып.

Эх!
Дөньяларның ямен күрик
Нәкъ менә бүген!
Бәхет яусын тарткан чакта
Тормышның йөген.

Күңелле шул дус туганнар
бергә җыелгач.
Бар нәрсә бар мул яшибез!
Беркем түгел ач.

Эх!
Булганына шөкер итеп
яшик без бүген!
Зарланмыйкчы тарткан чакта.
Тормышның йөген.

Якты дөньяда бихисап
Юллар искиткеч.
Шул юллардан йөреп
калыйк.
Ябыла киткәч.

Эх!
Бергәләшеп тартсаң җиңел
тормышның йөген.
Кадерләшеп яшик әле.
Нәкъ менә бүген!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »