Йөгерә елларым

Категория: көе һәм сүзләре

Ага гомерләр, ага су кебек,
Үтә яшьлегем җилкәннәр җигеп.
Соңлап булса да кайтасы иде,
Үткәнне булмый кайтарып инде.

Эх, йөгерә елларым,
Эх, борылып карадым.
Көзен яфрак коелса да,
Язда һаман уйларым.

Үкенмим бер дә үткән гомергә,
Төрлесен туры килде күрергә.
Сагыш капласа аяз күгемне,
Шатлык елмаеп, ачты күңелне.

Эх, йөгерә елларым,
Эх, борылып карадым.
Көзен яфрак коелса да,
Язда һаман уйларым.

Рәхмәт Ходайга, рәхмәт дөньяга,
Сөйгән ярыма, туганнарыма.
Яшисе килә дуслар булганда,
Яшьлек дәрманы янып торганда.

Эх, йөгерә елларым,
Эх, борылып карадым.
Көзен яфрак коелса да,
Язда һаман уйларым.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »