Әткәемнең бәләкәй кызы

Хәтеремдә иркә сабый чагым,
Көчле иңнәреңне кочуым.
Синнән яклау эзләп килгәннәрем,
Бар дөньяга чыкса ачуым.

Балачагым еллар агымында
Җилләр кебек сизелми узды.
Синең янда мин һаман да сабый,
Әткәем, синең бәләкәй кызың.

Син үзең дә сабый күңелле бит,
Чәчләреңә чаллар керсә дә.
Балам, диеп, татлы күчтәнәчең
Йөртәсеңме һаман кесәңдә.

Балачагым еллар агымында
Җилләр кебек сизелми узды.
Синең янда мин һаман да сабый,
Әткәем, синең бәләкәй кызың.

Аз сүзле син, тик карашың җитә
Җылы яратуың сөйләргә.
Синең кызың зур тормышта хәзер,
Инде насыйп онык сөяргә.

Балачагым еллар агымында
Җилләр кебек сизелми узды.
Синең янда мин һаман да сабый,
Әткәем, синең бәләкәй кызың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »