Тәкыялар үрдем гөлләрдән

Категория: көе сүзләре

Болыннарда йөрим, җыям,
Тәкыялар үрәм гөлләрдән.
Буддым гашыйк ахры, ала алмыйм
Күзләремне синең күзләрдән.

Чәчәкләрнең, ай, төсләре ачык,
Аллы-гөлле икән үзләре.
Кыңгыраудан үрдем мин тәкыя,
Булсын диеп күзең төсләре.

Чәчәк бәйләмнәре кочак тулы,
«Тәкыялар үрдем» дисең син.
Ярсып тибә йөрәк дигәннәре,
Чәчләремә кагылып үтсәң син.

Чәчәкләрнең, ай, төсләре ачык,
Аллы-гөлле икән үзләре.
Кыңгыраудан үрдем мин тәкыя,
Булсын диеп күзең төсләре.

Кыңгыраудай зәңгәр күзләреңә
Ай, килешә, чәчәк тәкыя.
Мәңгелеккә бергә булып, икәү,
«Иркәм» диеп дәшү — бер хыял.

Чәчәкләрнең, ай, төсләре ачык,
Аллы-гөлле икән үзләре.
Кыңгыраудан үрдем мин тәкыя,
Булсын диеп күзең төсләре.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »