Әйләнә дөнья

Ни арада көлдерә дә,
Елатып та өлгерә.
Әйләнә дөнья, әйләнә,
Безне дә әйләндерә.

Әйләнә дөнья, әйләнә,
Туктап кына калмасын.
Әйләнүе берни түгел,
Әйләндереп салмасын.

Әйләндерепләр салмасын,
Калганына түзәрлек.
Башкайлар иелгәндә дә,
Хәлләр калсын көләрлек.

Әйләнә дөнья, әйләнә,
Туктап кына калмасын.
Әйләнүе берни түгел,
Әйләндереп салмасын.

Үпкәләүдән файда килмәс,
Гаебемне эзләмик.
Ул безне әйләндерә шул,
Без аны түгел лә бит.

Әйләнә дөнья, әйләнә,
Туктап кына калмасын.
Әйләнүе берни түгел,
Әйләндереп салмасын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »