Добавлено Ильнур в СР, 29/06/2022 - 09:10
Без икебез ике ярда,
Гомер ага арадан.
Куллар-кулга үрелгәннәр,
Күзләр-күзгә караган.
Әйдә, иркәм, бир кулыңны,
Кара-каршы басыйк та.
Оныт мәшәкатьләреңне,
Хушлашырга ашыкма.
Язмышлар да бер үк безнең,
Бер үк безнең ялгышлар.
Хис-тойгылар, хыяллар да,
Йөрәктәге сагышлар.
Әйдә, иркәм, бир кулыңны,
Кара-каршы басыйк та.
Оныт мәшәкатьләреңне,
Хушлашырга ашыкма.
Арабызда серле күпер,
Мәхәббәт тора сакта.
Мин бәхетле, җаныкаем,
Янымда син бар чакта.
Әйдә, иркәм, бир кулыңны,
Кара-каршы басыйк та.
Оныт мәшәкатьләреңне,
Хушлашырга ашыкма.