Яран гөлем

Категория: көе һәм сүзләре

Урамнан ук күрәм
Иркәм, яран гөлем,
Ал нурларга төргән
Ян тәрәзә төбен.

Ел әйләнәсе ул
Чәчәктә утыра,
Җылытып җанымны
Ал-кызыл утында.

Исеңдәме, бәгърем,
Елмаюың күреп,
Мин атадым сине
"Яран гөлем" диеп.

Син яран гөл белән
Күпме гомер кичтем,
Сөю кәсасеннән
Күпме шәраб эчтем.

Һәрчак икәү булдык,
Минем яран гөлем.
Берсе бизи җанны,
Берсе тәрәз төбен.

Ике гөлем дә бит,
Шөкер, чәчәк ата.
Күңел көр, әйтерсең,
Яшьлек кире кайта.

* * * * * * * * * * * * * * * * * * *

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »