Алга атла

Категория: көе сүзләре

Бураннарда басып торганым бар.
Йөгергәнем ачы җилләрдә.
Йөрәгемне ачканым бар ялгыш
Бер белмәгән әллә кемнәргә.

Йөрәк әрсез икән түзә белә
Өзгәләнсә дә ул көннәргә
сабыр булып алга атла дия.
урын куйма берук көлергә.

Егылганым булды киртәләрдән
чыгалмыйча аяк чалынып.
Елаганым булды шыпырт кына.
Җиңеллекене сорап ялынып.

Йөрәк әрсез икән түзә белә
Өзгәләнсә дә ул көннәргә
сабыр булып алга атла дия.
урын куйма берук көлергә.

Егылганда торып басканым бар.
Сөрттем яшләремне күрсәтми
Кеше бит ул түзә авырлыкка.
Чөнки белә барыбер яши.

Йөрәк әрсез икән түзә белә
Өзгәләнсә дә ул көннәргә
сабыр булып алга атла дия.
урын куйма берук көлергә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »