Добавлено tatassr в ЧТ, 07/07/2022 - 10:30

Җәйге җилләр, ирекле сез,
Көньякларга очыгыз,
Иркәмә сәлам әйтегез,
Зифа билен кочыгыз.
Пышылдагыз колагына,
Шомырт чәчләрен сыйпап:
«Дускаең сине сагына…»
Таң атканда өмет өзмә,
Чыгармы кояш диеп, —
Кайтырмын, бәлки, көзгә,
Дөньяларны яулап.
Пышылдагыз колагына,
Шомырт чәчләрен сыйпап:
«Дускаең сине сагына…»