Гомер йомгагын сүтәм

Категория: көе һәм сүзләре

Су буенда йөрим уйланып,
Күпме сулар аккан икән бит.
Мине язмыш кайда йөртмәде,
Тормыш юлларын үзе үтсен дип.

Үтә гомер, гомер үтә,
Тормыш юлын мин дә үтәм.
Үткән еллар йомгакларын
Төрлесеннән, төрлесеннән
Инде сүтәм.

Балачагым калды, яшьлек үтте,
Борылып карыйм, алар инде артта.
Җир йөзендә яшәгән һәрбер җан
Искә төшерәдер барсын бу хакта.

Үтә гомер, гомер үтә,
Тормыш юлын мин дә үтәм.
Үткән еллар йомгакларын
Төрлесеннән, төрлесеннән
Инде сүтәм.

Гомер үтә, туктап тора алмый,
Үкенмим мин үткән юлыма.
Еллар үтә, гомерләр кыскара,
Алдагысы бары Ходай кулында.

Үтә гомер, гомер үтә,
Тормыш юлын мин дә үтәм.
Үткән еллар йомгакларын
Төрлесеннән, төрлесеннән
Инде сүтәм.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар « »