Сәламеңне яз әле

Категория: көе һәм сүзләре

Бергә узган ямьле язлар
Һаман хәтердә әле.
Гүзәл яшьлекне сагынган
Күңел тулы моң әле.

Кушымта:
Таң алдыннан сайрый кошлар,
Күңелләрдә наз әле.
Әгәр мине бик сагынсаң,
Сәламеңне яз әле.

Яшьлекнең сөю-назлары
Күңелләрдә саклана.
Нинди бәхетле булганбыз
Шул гүзәл, яшь чакларда.

Кушымта:

Гомер һаман узган саен
Сагындыра яшь чаклар.
Бергә булган ямьле кичләр,
Бергә яккан учаклар.

Кушымта:

Голосов пока нет
« »