Добавлено marat_aibash в ЧТ, 14/07/2022 - 16:20

Яңа җыр туды дөньяга,
Гүя сабый аваз салды.
Шатлык тулы ул авазлар
Бар тирә-юньгә таралды.
Кушымта:
Җырлар ул безнең күңелнең
Мәңге сүнмәс сөю-назы.
Җыр — ул безнең җан авазы,
Гүзәл яшьлек кайтавазы.
Онытылды кайгы-сагыш
Бәгырьне моң биләп алды.
Гүя җирдә юк бер сугыш,
Күңелләрнең һич юк зары.
Кушымта:
Җыр — ул күңелгә шифа да,
Җырлар хәтта елата.
Моңга сусаган күңелне
Тик моңлы җыр юата.
Кушымта:
« »