Добавлено Ильнур в СБ, 23/07/2022 - 17:01
Ни җитми соң безгә дибез һаман,
Чын дус җитми безгә кирәктә.
Җаның өшеп күңелең сүрелгәндә,
Бер җылы сүз җитми йөрәккә.
Эх, туганнар, ник соң шулкадәрле
Бер-беребезнең кадерен белмибез?
Күз алдында моңлы җаннар сула
Без аларны гүя күрмибез.
Кеше киткәч мактау яудырабыз,
Алтыннарга аны тиңлибез.
Кемгә кирәк ул соңлаган сүзләр?
Шуны да бит аңлый белмибез.