Бер атна

Категория: көе сүзләре

Әле елата, әле җырлата,
Туялмый икән күңел туймаса.
Күрешүләрне безгә, бәгырем,
Әле көтәсе тагын бер атна.

Юлларны белеп, яныңа үзем
Йөгерим микән әллә булмаса.
Сагынуларга нихәлләр түзим
Тагын бер атна, озын бер атна?!

Әллә саргайсын, әйдә, диләрме,
Йөрмидер сыман сәгать телләре.
Әйтүе генә җиңел тоела,
Бер атна бит ул, җиде көн әле.

Юлларны белеп, яныңа үзем
Йөгерим микән әллә булмаса.
Сагынуларга нихәлләр түзим
Тагын бер атна, озын бер атна?!

Белмим иртәме, белмим кичләрне,
Мөлдерәп тула сөю хисләре.
Узар да китәр, дип юатма,
Җиде көн бит ул, җиде бит әле!

Юлларны белеп, яныңа үзем
Йөгерим микән әллә булмаса.
Сагынуларга нихәлләр түзим
Тагын бер атна, озын бер атна?!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »