Бәхет тукталышы

Төн карасын ертып чаба поезд,
Ашкына ул синең яныңа.
Вагоннардан алда йөрәк чаба,
Тик көт кенә, каршы ал гына.

Җилләрдәй очам алга,
Тик сиңа, синең янга
Мин сөю канатында.
Тик яшел утлар яна
Бәхет иленә таба,
Сиңа кайтыр юлларымда.

Чакырымнарны санап чаба поезд,
Кырыс җилләр белән узышып.
Язмыш җилләренә каршы торып,
Синең янга кайтып барышым.

Җилләрдәй очам алга,
Тик сиңа, синең янга
Мин сөю канатында.
Тик яшел утлар яна
Бәхет иленә таба,
Сиңа кайтыр юлларымда.

«Бәхет» атлы тукталышка таба
Чаба поезд, мине утыртып.
Өмет бирә синең мәхәббәтең,
Озын юлларымны кыскартып.

Җилләрдәй очам алга,
Тик сиңа, синең янга
Мин сөю канатында.
Тик яшел утлар яна
Бәхет иленә таба,
Сиңа кайтыр юлларымда.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »