Ялгыз өй

Категория: көе сүзләре

Җил сызгыра, көзге җилләр елый,
Алар суза нинди моңсу көй.
Авылымда минем басып тора
Әниемнән калган ялгыз өй.

Җәйләр узып китте, кышлар җитә,
Яз килсә дә тора берүзе.
Мине сагынып көтә, бик сагына,
Дүрт тәрәзә — аның дүрт күзе.

Тәрәзә пыяласы парланганмы,
Сагышлармы шулай агалар?
Еллар буе көткән ялгыз өйнең
Әллә күз яшьләре тамалар.

Җәйләр узып китте, кышлар җитә,
Яз килсә дә тора берүзе.
Мине сагынып көтә, бик сагына,
Дүрт тәрәзә — аның дүрт күзе.

Туган авыл, туган нигез кала,
Язмыш йөртә җирдә кешене.
Сагынсам да өем, саргайсам да,
Бер кайтырмын әле, көт мине.

Җәйләр узып китте, кышлар җитә,
Яз килсә дә тора берүзе.
Мине сагынып көтә, бик сагына,
Дүрт тәрәзә — аның дүрт күзе.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »