Әллә син, әллә мин

Категория: , көе һәм сүзләре

Син — миңа, мин сиңа инде ят шикелле.
Кочаклап якыннан үбә алмыйм битеңне.
Йөрәкне йөрәктән аерасы булгач,
Көзге яңгыр юа исемеңне.

Әллә син, әллә мин, әллә икебез дә
Мәхәббәт юлында адашкан.
Әйтче, язмыш, безне аерасы булгач,
Нигә соң, нигә без кавышкан?!

Ачы көзләрнең дә җилләре тынмады,
Безнең мәхәббәтнең дәвамы булмады.
Күптән инде хәзер болытлар таралды,
Ә безнең йөрәкләр яралы.

Әллә син, әллә мин, әллә икебез дә
Мәхәббәт юлында адашкан.
Әйтче, язмыш, безне аерасы булгач,
Нигә соң, нигә без кавышкан?!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »