Беркемем юк синең шикелле

Категория: көе сүзләре

Юллар уздык, бер дә сайламадык
Үтәр юлның җиңелләрен.
Авыр юлда син дә түздең, дустым,
Мин дә түздем, җиңелмәдем.

Аерым-аерым елар чакларда да
Бергә җырлап гомер ителде.
Беркемем юк минем синең кебек,
Беркемең юк минем шикелле.

Икәү бергә үтсәк — кешеләр бар,
Артыбыздан карап калырлык.
Артыбыздан карап калганнарга
Бер җыр калсын истә калырлык.

Аерым-аерым елар чакларда да
Бергә җырлап гомер ителде.
Беркемем юк минем синең кебек,
Беркемең юк минем шикелле.

Әйдә әле, бу җыр үзебезгә
Багышланган матур җыр булсын.
Без бу җиргә бик күп җырлар бирдек,
Җырларыбыз кебек бул, дустым.

Аерым-аерым елар чакларда да
Бергә җырлап гомер ителде.
Беркемем юк минем синең кебек,
Беркемең юк минем шикелле.

Беркемем юк синең шикелле…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.4 (8 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »