Сагыну җыры (тугызынчы вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Яшьлек таңында очрашу
Мәңге калды күңелдә.
Якты йолдыздай балкыйсың
Гомеремнең күгендә.

Өй артымдагы талымда
Өзелеп сайрый сандугач.
Күңелкәем бигрәк моңсу
Син янымда булмагач.

Салкын чишмә буйларында
Тутырып чиләкләрне.
Сагынып искә алырсың
Бергә булган мәлләрне.

Миннән хәбәр килсә әгәр
Иртән искән җил белән.
Бергә булган ул чакларны
Искә алырсың җыр белән.

Голосов пока нет
« »