
Кыз:
Дәү әнием энҗе калфак
бүләк итте үземә
Энҗе калфак үзе ап-ак
Бик килешә йөземә
Малай:
Йөзләремә килешәсең
Кайлардан гына белгән
Туган көнгә Дәү әтием
Кәләпүш алып килгән
Икәү:
Кәләпүшем калфагым
Энҗе мәрҗәннәр чиккән,иих
Кыз:
Чиккән калфагым үземә
Бигрәк килешә икән
Малай:
Чиккән кәләпүш үземә
Бигрәк килешә икән
Кыз:
Калфагымның матурлыгын
Һәммәседә күрсеннәр
Энҗе калфак кигән кыз ул
Татар кыз дисеннәр
Малай:
Кәләпүшемне кидем
Көзге каршына килдем
Менә шушындый була ул
Татар малае дидем
Икәү:
Кәләпүшем калфагым
Энҗе мәрҗәннәр чиккән,иих
Кыз:
Чиккән калфагым үземә
Бигрәк килешә икән
Малай:
Чиккән кәләпүш үземә
Бигрәк килешә икән
Малай:
Яңа кәләпүшем булгач
Яңа җырлар өйрәндем
Калфаклы чибәр кыз белән
Әйлән бәйлән әйләндем
Кыз:
Энҗе мэрҗән калфагыма
Йөрим сөенепкенә
Сәхнәләргә чыгып җырлыйм
Калфаклар киепкенә
Икәү:
Кәләпүшем калфагым
Энҗе мәрҗәннәр чиккән,иих
Кыз:
Чиккән калфагым үземә
Бигрәк килешә икән
Малай:
Чиккән кәләпүш үземә
Бигрәк килешә икән