Күңелем яшәргә ашкына

Кош оча, йолдызлар атыла,
Елгалар ярыннан ташына…
Шуларны күрәм дә, күңелем
Еракка, еракка ашкына.

Җир матур, җир гүзәл, тик аны,
Кадерләп, серләрен ач кына!
Дәрт тулы күңелем барсын да
Белергә, күрергә ашкына.

Ышанып киләчәк тормышка,
Сокланып кешеләр гыйшкына,
Җыр тулы тынгысыз күңелем
Яшәргә, яшәргә ашкына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »